Лаеш дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчелеге ата-ана булган хезмәткәрләре өчен күңелле сюрприз әзерләде.
Лаеш районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә (РГВО): «Ярдәм үз кешеләребездән башлана», – дигән карарга килделәр. Быел коллективта берничә гаилә балаларын беренче тапкыр беренче сыйныфка озата. Мәктәп формасы, сумка һәм дәфтәрләр сатып алуның никадәр мәшәкатьле булуын һәркем аңлый, шуңа күрә бу мөһим вакыйгадан читтә кала алмадылар.
Баш ветеринария табибы Олег Портнов булачак укучыларның гаиләләре белән шәхсән очрашты. Олег Васильевич кирәкле уку-язу әсбаплары алу өчен сертификатлар, ә балаларның үзләренә истәлекле бүләкләр тапшырды. Биредәге җылы атмосфера, балаларның елмаюы һәм ата-аналарның ихлас рәхмәте бу игелекле эш өчен иң зур бүләк булды. Балаларга беренче сентябрьнең зур ачышлар көне булуын, һәр дәреснең мавыктыргыч сәяхәткә әверелүен һәм мәктәп елларының иң якты хатирә булып калуын теләделәр.
Фотосурәтләр: Лаеш ветеринария берләшмәсе
Нет комментариев