Яңа уку елы алдыннан Лаеш районында аз тәэмин ителгән, күп балалы һәм инвалид балалар үстерүче гаиләләргә мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итү максатыннан, еллык «Помоги собраться в школу» акциясе узды.
Тантаналы очрашуда район Советы һәм Башкарма комитеты җитәкчелеге вәкилләре катнашты. Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов беренче сыйныф укучыларын һәм аларның ата-аналарын җылы сәламләде. Бу акция бик күркәм традиция, дип ассызыклады ул.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, Лаеш районында мәгариф инфраструктурасын үстерү буенча актив эш алып барыла. Яңа уку йортлары салына, балалар бакчаларына капиталь ремонт ясала. Соңгы вакытта Усад һәм Сокуры авылларында яңа мәктәпләр салынды, Никольскида яңа мәктәп киңлеге булдырылды. Алда Каип авылында да мәктәп төзелеше планлаштырыла.
Лаеш районының ун мәктәбеннән килгән балаларга эченә барлык кирәкле язу-сызу кирәк-яраклары, альбомнар, дәфтәрләр, ручка һәм карандашлар салынган якты төстәге мәктәп портфельләре тапшырылды. Балалар зур шатлык белән үз бүләкләрен карадылар һәм ата-аналарына, кече эне-сеңелләренә күрсәттеләр.

«Помоги собраться в школу» акциясенә кушылыгыз һәм балаларга яңа уку елын зур шатлык, яңа мөмкинлекләр белән башлап җибәрү бәхете бүләк итегез!
Нет комментариев