Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Пәрәү авылында яшәүче хезмәт ветераны 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Шушы көннәрдә Пәрәү авылында яшәүче Роза Закир кызы Гарипова котлаулар кабул итте.

Олы яшьтә булуына карамастан, юбиляр күңел күтәренкелеген һәм оптимизмын саклап калган.

Роза Закир кызы 1925 елның 5 июнендә Пәрәү авылында туа. Гаилә зур була: җиде бала, ә Роза - иң олысы.

Ул хезмәт эшчәнлеген Бөек Ватан сугышы елларында башлаган. 12 яшьлек кызга кул белән печән әзерләргә, урак белән урырга, көлтә бәйләргә туры килә. Сугыш беткәннән соң Роза Закир кызы урман кисүдә дә, ашлык әзерләүдә дә катнаша.

- Бөртеклеләр уңышын Иске Пристаньда булган әзерләү пунктына илттек, - дип искә ала тыл хезмәтчәне. - Ул чорда автомобильләр юк диярлек: уңышны кышын – чана, ә җәен арбалар белән ташый идек. Яз көне, чәчү вакытында, һәр ат исәптә булганда, Пәрәүгә Иске Пристаньнан яки Балык Бистәсеннән кул арбалары белән орлык материалы алып кайттык.

Лаеклы ялга чыкканчы Роза Гарипова колхозда төрле эшләрдә эшли. Гомуми хезмәт стажы 26 ел тәшкил итә.

Роза Закир кызының ире, Гарипов Мингали Гариф улы, механизатор булып эшли. Алар 42 ел бергә гомер итәләр, дүрт бала: ике кыз һәм ике ул тәрбияләп үстерәләр. Роза Гарипованың Пәрәүдә һәм Сокурыда яшәүче сигез оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. Хезмәттәге казанышлары өчен ул юбилей медальләре белән бүләкләнгән, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булган.

Юбилярны котларга Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Вәлиев һәм Пәрәү авыл җирлеге башлыгы Равия Евдокимова килгән иде. Роза Закировага Россия Президенты Владимир Путин һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

- Сезне чын күңелдән бу мөһим дата белән котлыйм, - дип мөрәҗәгать итте Илдус Фатыйхович газета битләреннән юбилярга. - Сез барыбыз өчен дә ныклык, зирәклек һәм кешелеклелек үрнәге булып торасыз. Сез тормышның барлык авырлыкларын лаеклы төстә үттегез һәм шул ук вакытта йөрәгегездәге игелек һәм намуслылыкны югалтмадыгыз. Бу көнне Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, озын һәм бәхетле еллар, тынычлык һәм игелек, якыннарыгызның яратуын һәм ярдәмен телим! Йортыгызда һәрвакыт җылылык һәм уңайлылык хөкем сөрсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев