Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Татар Янтыгында гаять зур эш башланды

Авыл халкының өчтән бере зур өмәгә чыкты. Биредә яшәүчеләр чәчүлек басуы белән чиктәш чокырны экологик яктан зарарлы чүп-чардан арындырырга уйладылар.

Лаеш районы Татар Янтыгы авыл җирлеге башлыгы Рәшит Шәмиев сөйләгәнчә, егерме елдан артык инде җирле халык чокырга зур габаритлы чүп-чар ташлый. Анда ни генә юк - иске ишекләр һәм җимерек җиһазлардан алып пластик һәм резин калдыкларга кадәр. Җирлек башлыгы менә шушы - туфракта таркалмый торган чүп-чарны җыеп алырга чакырды. Ул ел саен туфракның эрозиясе ермакның киңлеген арттыра, дип аңлатты.

- Моңа башка юл куярга ярамый. Шуңа күрә без, экологик зарарлы калдыкларны законсыз чүплектән рәсми полигонга чыгару өчен аны аеру эшен башлап җибәрдек. Җирдә чери торганны гына калдырабыз, чөнки чокырны туфрак белән күмәргә һәм урман үсентеләре утыртырга планлаштырабыз.

Халык яхшы башлангычны хуплады һәм Татар Янтыгында яшәүче өч йөз кешенең 100гә якыны шимбә өмәсенә чыкты. Бөтен гаиләләре белән чыгучылар да булды.

- Без үсеп килүче буынга, хәл итеп булмаслык булып тоелган бурычны бергәләп үти алачагыбызны күрсәтергә телибез. Безнең балалар уңай мисаллар күреп яшәргә өйрәнсен өчен, - дип фикерләре белән уртаклашты Татар Янтыгы мәктәбе директоры Әлфия Насыйрова.

Зур габаритлы чүпне ике кран белән күтәреп, полигонга озату өчен трактор арбаларына төяделәр. Бульдозер чокырның икенче ягындагы туфрак өемнәрен тигезләде. Ир-атлар аска төшеп, чүп-чарны трактор арбасына төяде. Ә хатын-кызлар өстә стихияле чүп-чарны җыеп, аннары аны төяп җибәрү өчен өемнәргә өйделәр.

- Бер көн эчендә барысын да эшләп булмый, әмма башы башланды инде, - дип нәтиҗә ясады Рәшит Мәхмүт улы. - Әгәр бөтен авыл белән дәвам итсәк, барысы да килеп чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев