Лаеш районында янгын сүндерүчеләр «Феникс» комплексын сынап карый
иминлек

Лаеш районында янгын сүндерүчеләр «Феникс» комплексын сынап карый

Татарстан коткаручыларының һөнәри әзерлеге яңа баскычка күтәрелде.

 

Лаеш районында урнашкан Россиянең иң заманча уку-күнегү полигонында оператив осталык мәктәбендә янгын сүндерүчеләр белән «Феникс» комплексын кулланып дәресләр үткәрелде. Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе хезмәткәрләрен күнектерү өчен «Феникс» һөнәри янгын симуляторы файдаланылды. Каты ягулык ярдәмендә ул чын янгын шартларын: төтен, югары температура, ачык ялкын һәм җылылык нурланышын модельләштерергә мөмкинлек бирә.

Күнегү барышында шәхси состав күрү мөмкинлеге булмаган шартларда янып яткан бинага керү тәртибен өйрәнде. Янгын сүндерүчеләр җылылык йогынтысыннан саклануның төрле алымнарын кулланды. Мондый симуляторларны файдалану катлаулы шартларны модельләштерергә һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирә.

Фото: Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе 


Лаеш районында янгын сүндерүчеләр «Феникс» комплексын сынап карый

Нет комментариев