«Чулман акчарлагы»ннан әниләргә шигъри күчтәнәч
мәдәният

«Чулман акчарлагы»ннан әниләргә шигъри күчтәнәч

Дөньядагы иң изге, иң җылы бәйрәмнәрнең берсе — Әниләр көне якынлаша! Шул уңайдан «Чулман акчарлагы» әдәби берләшмәсе әгъзалары барлык кадерле әниләрне бәйрәм белән котлый һәм йөрәк түреннән чыккан шигъри күчтәнәчләрен тәкъдим итә.

Алия Зыятдиновадан котлау

— Кадерле, ак яулыклы газиз әниләребез! Сезне якынлашып килүче иң изге бәйрәм — Әниләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Безгә гомер биргәнегез, төн йокыларыгызны калдырып үстергәнегез һәм һәрвакыт хәер-догада торганыгыз өчен чиксез рәхмәт сезгә. Исәнлектә-саулыкта, балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, муллыкта һәм шатлыкта озак яшәргә насыйп булсын!

Кадерле, ак яулыклы газиз әниләребез!

Әнкәйләргә тиңнәр бармы соң?!

Һәр туасы таңны көтеп аласыз сез, хәер-дога кылып Ходайга.

Нурлыдыр йөзегез, үтемле сүзегез, уегыз — изгелек һәм файда.

Ак яулыклы газиз әниләр, күңелегез һәрчак сафлыкта.

Насыйп булсын сезгә кадердә, хөрмәттә яшәргә муллыкта, саулыкта.

Гомер биргән өчен без рәхмәтле сезгә, исән-имин яши күрегез.

«Балаларым», диеп, әле дә янасыз — тәрәзәдә һаман күзегез.

Олы йөрәгегез сыйдыра барысын, шатлыгы да сыя, кайгысы.

Сездәй сабыр, түзем була алмас беркем. Әнкәйләргә тиңнәр бармы соң?!

Ак яулыклы газиз әниләр! Күңелегез һәрчак сафлыкта.

Насыйп булсын сезгә кадердә, хөрмәттә яшәргә саулыкта, шатлыкта.

#АлияЗыятдинова #Имәнкискә #ЧулманАкчарлагы

Кадерле әниләр! Сезне якынлашып килүче иң күркәм бәйрәм — Әниләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Люция Бикмуллинадан котлау

— Хөрмәтле әниләр! Барыгызны да якынлашып килүче Әниләр көне белән ихлас котлыйм! Әни назы, ана йөрәгенең җылысы кешене гомер буе озата бара, авыр чакларда көч бирә. Һәр анага ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле картлык телим. Балаларыгызның игелеген күреп, сөенеп яшәгез!

Сагыну

Әни бәгърем, балачакка кайтып, бер мизгелгә булсам яныңда,

алларыңа утыртып сөяр идең, сөйләр идем мин дә барын да.

Язмышларга шулай язылгандыр, синсез генә үттем гомерне.

Кирәк чакта синең булмавың китек итте минем күңелне.

Нишләсәм дә, һаман моңсу хисләр озатып килде мине юлымда.

Яклаусыздан үзем торып бастым: явызларга йодрык кулымда.

Бар нәрсәгә өйрәтте бит тормыш, гаделсезлек булды дошманым.

Үземә юл алдан ерып бардым, куштаннарга юлым кушмадым.

Гадел булдым һәрчак һәркем белән, тырыш хезмәт белән яшәдем.

Тәҗрибәне мулдан бирде миңа, яхшы булды тормыш мәктәбем.

Сабыйларны яратуым чиксез, әни бәгърем, синнән күчкәндер.

Балачакка кайтып сөйдерер идем, буем гына инде үскәндер...

#ЛюцияБикмуллина #ТатарЯнтыгы_авылы #ЧулманАкчарлагы


«Чулман акчарлагы»ннан әниләргә шигъри күчтәнәч

Нет комментариев