Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чәчәк ат, туган шәһәребез
Кадерле лаешлылар! Чын күңелдән уртак бәйрәмебез – яраткан Шәһәребез туган көне уңаеннан котлауларны кабул итегез!
-
“Күк йөзе җирдә” тагын Лаешта
Бу төбәкара дини музыка фестивале район башлыгы Михаил Афанасьев ярдәмендә һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан догалары белән җиденче тапкыр үтә инде.
-
Җәйне күңелле бәйрәм белән озатабыз
Каипыда зурлап барысы яратып өлгергән Авыл көнен өченче мәртәбә үткәрделәр.
-
Бүген – Татарстан Республикасы көне
1990 елның 30 августында Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде. Ә бер елдан беренче тапкыр яраткан бәйрәмнәребезнең берсе – Республика көне билгеләп үтелде.
-
Сугыш ветеранына 95 яшь тула
Безнең районда Бөек Ватан сугышы ветераннары бик аз калды. Хәзер аларның һәркайсын беркайчан да булмаганча истә тоту һәм хөрмәтләү мөһим. Бүген сүз Шәмсетдин Әмин улы Әминов турында бара, аңа тиздән 95 яшь тула.
-
Корбан бәйрәме белән!
Хөрмәтле мөселманнар! Сезге изге Корбан бәйрәме белән котлыйм!
-
Икмәкнең чын бәясе
Уҗым культураларны урып-җыюның кызган чагы. Вакыт ашыктыра, менә-менә сабанашлык өлгерә. Арыш басуында эшләрнең ничек баруын үз күзләре белән күрү өчен хәбәрчебез Нармонкага юл алды.
-
Лаешның православие динен тотучылар Русьны чукындыруның 1030 еллыгын бәйрәм иттеләр
Якшәмбе көннең иртәсендә могҗизалар тудыручы изге Николай гыйбадәтханәсендә чиркәү бәйрәме юбилее – Русьны чукындыру хөрмәтенә бәйрәм литургиясе булды.
-
Алты дистә елга якын гөрләшеп яшиләр
Гаилә тормышы – катлаулы һәм күп кырлы ул. Гаилә бәхете өчен көндәлек хезмәт һәм килешү таләп ителә. Еш кына аларны табып булмый. Әмма кайбер гаиләләр 58 ел үткәч тә бер-берләренә хис-тойгылары югалмау белән горурлана алалар. Маһируза Кыяметдиновна һәм Анатолий Григорьевич Николаевлар нәкъ менә шундыйлар.
-
Ярдәмчеллеге күзеннән күренде – милиция офицеры шундый иде
1995 елның дүртенче февралендә Анатолий Окунев һәм аның урынбасары Рамил Гарипов явызларча һөҗүм иткән өчен кулга алынган ирне Лаештан Казанга озата баралар. Җинаятьченең күзләре төссез, буш. Алардан явызлык һәм курку бөркелә. Уңайлы вакытны көтеп ул майорга пычак белән үтерерлек яра ясый. Рамил Гарипов үтерүчегә ташлана, пистолетын алып ата ала...
-
Шатлыкта да, кайгыда да 65 ел бергә
Лидия Александровна һәм Иван Николаевич Шкудовлар бүген тимер туйларын билгеләп үтәләр – аларның мөнәсәбәтләре корыч кебек нык һәм вакытлар белән сыналган.
-
Бөек Ватан сугышында катнашучыга медаль тапшырдылар
Татарстан Президентының 2018 ел 8 май Указына ярашлы төстә ТРда яшәүче барлык Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм аларга тиңләштерелгән затларга “Намуслы хезмәте өчен” медале тапшырыла.
-
Чишмәнең юбилей бәйрәмен зурлап үткәрделәр
Ел саен җәй уртасында менә ун ел инде рәттән Урта Девятово авылында изгеләндерелгән чишмә территориясендә халык күңел ача.
-
Державин һәм Лаеш төбәге
Бу атнада, 14 июльдә, Гавриил Романович Державинның тууына 275 ел була. Без аның тормышы турында шактый беләбез дә кебек, әмма аның Казан губернасы белән бәйле чоры алай ук билгеле түгел. “Кама ягы”н укучыларга Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина кайбер серләрне ача.
-
Олы тормышка рәхим итегез
Лаеш районы мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен мәктәп тормышы Кама буенда үткән матур бәйрәм белән төгәлләнде.