Лаеш районында ТР Рәисе Кубогына пилотсыз технологияләр буенча ярышлар уза
яңалыклар

Лаеш районында ТР Рәисе Кубогына пилотсыз технологияләр буенча ярышлар уза

Караеш авылында ТР Рәисе Кубогына пилотсыз технологияләр буенча Беренче бердәм чемпионатның икенче этабы бара. Чараны ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов катнашты.

Беренче бердәм чемпионат «Өч стихия» Лигасы форматында үткәрелә. Ул заманча технологик һәм инженер-техник юнәлешләрне, шул исәптән пилотсыз аппаратлар узышын, авиамодель спортын, радио белән идарә ителүче яхталар ярышын һәм җир өсте робототехника комплекслары марафонын берләштерә. Караештагы ярышларга 200гә якын спортчы һәм 50 профессиональ судья җыелды, биредә 500дән артык пилотсыз һәм модельле техника тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада пилотсыз һәм автоном системаларның тулы экосистемасы эзлекле рәвештә булдырыла. Бүген Татарстанның 18 мәктәбендә махсуслаштырылган сыйныфлар ачылган, аларда 2 меңгә якын укучы белем ала. Шулай ук авиамодельләштерү буенча 26 түгәрәк эшли, ә 6 һөнәри белем бирү оешмасында пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү программалары кертелгән.

Рөстәм Нургали улы ярыш мәйданчыкларын карап чыкты һәм катнашучылар белән аралашты. Биредә шулай ук пилотсыз технологияләр өлкәсендәге ватан уйлап табулары күргәзмәсе оештырылды. Анда сәнәгать һәм уку БПЛАлары, җир өсте роботизацияләнгән платформалары һәм су асты пилотсыз системалары тәкъдим ителде.

ТР Рәисе Кубогына Беренче бердәм чемпионат — спорт ярышы гына түгел, ул заманча технологияләрне, инженерлык иҗатын һәм яшьләрнең яңа ачышларга омтылышын берләштерүче зур вакыйга.

Фотосурәтләр: ТР Рәисе Матбугат хезмәте / Лаеш районы матбугат хезмәте


Лаеш районында ТР Рәисе Кубогына пилотсыз технологияләр буенча ярышлар уза

Нет комментариев