Калуга шәһәрендә төп һәм индустриаль зачетларда «БПЛА ремонтлау», «Сәнәгать дизайны» компетенцияләре буенча «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының финалы узды.
Һөнәри осталык чемпионатының финалында Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары катнашты. «БПЛА ремонтлау» компетенциясендә Рузаль Миннемуллин (БАС-241 төркеме) чыгыш ясады. «Сәнәгать дизайны» компетенциясенең төп зачетында Иван Иринархов (ТЭ-241 төркеме) катнашты. Шушы ук компетенциянең индустриаль зачетында район намусын Максим Коробейников (ТЭ-221 төркеме) яклады.
Өч катнашучыбыз да югары нәтиҗәләр күрсәтеп, көмеш медальләр яуладылар. Якташларыбызны искиткеч уңышлары белән котлыйбыз!
Фотосурәтләр: Лаеш техник-икътисад техникумы
Нет комментариев