Татарстанда МХО ветераннарына айлык түләүләр автомат рәвештә билгеләнә башлады
яңалыклар

Татарстанда МХО ветераннарына айлык түләүләр автомат рәвештә билгеләнә башлады

Хәзер махсус хәрби операциядә катнашучыларга айлык акчалата түләү (ЕДВ) алу өчен гариза язып йөрисе юк. 2026 елда әлеге дәүләт ярдәменең күләме аена 4 838,63 сум тәшкил итә.

Ветеран таныклыгы бирелү турындагы мәгълүматлар Россия Социаль фондының Татарстан бүлегенә килеп ирешүгә, белгечләр түләүне үзләре үк рәсмиләштереп куя. Гражданның «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетына бу хакта хәбәр килә — ветеранга акчаны нинди юл белән алу уңайлырак булуын гына күрсәтергә кирәк.

Гражданның «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетына бу хакта хәбәр килә — ветеранга акчаны нинди юл белән алу уңайлырак булуын гына күрсәтергә кирәк.

Шулай да, теләгән кешеләр өчен түләүне элеккечә — шәхсән үзе яки ышанычлы вәкиле аша гариза биреп рәсмиләштерү мөмкинлеге дә калдырылган. Акчага хокук хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын кулга алган көннән үк исәпләнә башлый. Ә менә аның кайсы көнне килүе ветеран сайлаган ысулга (банк картасына яисә почта бүлекчәсенә) бәйле булачак.

Әлеге айлык түләү эченә социаль хезмәтләр җыелмасы да керә. Ул түбәндәге ташламаларны үз эченә ала:

  • табиб рецепты буенча бушлай дарулар һәм медицина кирәк-яраклары;
  • медицина күрсәтмәләре булганда шифаханә-курортларда дәвалану мөмкинлеге;
  • шәһәр яны электричкаларында бушлай йөрү, шулай ук дәвалану урынына бару һәм аннан кайту юл чыгымнарын каплау.

МХО ветераннарына түләү беренче тапкыр билгеләнгәндә, бу социаль пакет тулысынча акчалата исәпләнеп бирелә.

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сүзләренчә, төп максат — ветераннарга тиешле ярдәмне артык мәшәкатьләрсез һәм үз вакытында җиткерү. Проактив (автомат) тәртип кәгазь җыю һәм учреждениеләргә йөрү кирәклеген бетерә, чөнки барлык мәгълүматлар ведомствоара электрон система аша үзләре үк килә.

Түләүләр һәм социаль ярдәм чаралары хакында тулырак мәгълүматны Социаль фондның рәсми порталыннан, шулай ук фондның MAX, «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм «Телеграм» челтәрләрендәге рәсми сәхифәләреннән белергә була. Моннан тыш, тәүлек әйләнәсе эшләүче 8 800 100 0001 түләүсез кайнар линиясе аша да белгечләрдән консультация алырга мөмкин.


Нет комментариев