Гриппка каршы вакцинация: мифларны кире кагабыз һәм дөресен сөйлибез
җәмгыять

Гриппка каршы вакцинация: мифларны кире кагабыз һәм дөресен сөйлибез

Респиратор инфекцияләр сезоны якынлашканда, Роспотребнадзор гриппка каршы вакцинациянең мөһимлеген искә төшерә. Прививкалар тирәсендә төрле имеш-мимешләр йөри. Иң киң таралган ялгыш фикерләрне тикшереп карыйк.

1 нче миф: вакцина берничә елга саклый

Чынлыкта: грипп вируслары даими үзгәреп тора. Шуңа күрә вакциналарның составы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразларына нигезләнеп ел саен яңартыла. Берничә елга бер тапкыр түгел, ә ел саен прививка ясатырга кирәк.

2 нче миф: прививкадан соң грипп белән авырырга мөмкин

Чынлыкта: хәзерге вакциналарда бары тик инактивлаштырылган (үтерелгән) вируслар яки аларның фрагментлары гына бар. Алар авыру китереп чыгара алмый, бары тик иммунитет формалаштыра. Температура бераз күтәрелү, хәлсезлек яки укол урыны авырту — организмның гадәти һәм вакытлыча җавабы.

Кемнәргә вакцинация аеруча кирәк?

Кемнәргә вакцинация аеруча кирәк?

Вакцинация бары тик сәламәт кешеләргә генә кирәк дигән фикер дөрес түгел. Беренче чиратта, гриппның авыр узу һәм өзлегүләр куркынычы югары булган төркемнәргә прививка ясату мөһим:

  • кечкенә балаларга;
  • өлкән яшьтәгеләргә (60 яшьтән узганнарга);
  • йөкле хатын-кызларга;
  • хроник чирләре (шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш органнары авырулары) булган кешеләргә.

Шулай ук көн саен күп кеше белән аралашучы һөнәр ияләренә — медицина, мәгариф һәм социаль өлкә хезмәткәрләренә вакцинация аеруча киңәш ителә.

Ни өчен прививка ясатырга кирәк?

  • Йоктыру куркынычын киметә. Сирәк очракларда прививка ясаткан кеше дә авырырга мөмкин (мәсәлән, иммунитет әле формалашып өлгермәгәндә яки организм бик нык какшаганда).
  • Өзлегүләрдән саклый. Вакцинация авыруның җиңелрәк узуын тәэмин итә һәм куркыныч өзлегүләр ихтималын киметә.

Кайчан һәм кайда ясатырга?

  • Иң кулай вакыт: авыруларның сезонлы күтәрелеше башланганчы, сентябрьдән ноябрьгә кадәр. Иммунитет прививкадан соң 2–3 атна эчендә формалаша.
  • Кайда ясатырга: яшәү урыны буенча поликлиникада бушлай. Процедура алдыннан табиб мәҗбүри рәвештә сәламәтлекне тикшерә һәм тән температурасын үлчи.


Гриппка каршы вакцинация: мифларны кире кагабыз һәм дөресен сөйлибез

Нет комментариев