Хәрби хезмәткәрнең кызы балалар бакчасына урнашты
җәмгыять

Хәрби хезмәткәрнең кызы балалар бакчасына урнашты

Столбище авылында яшәүче Алла Жвакина – өлешчә мобилизация буенча чакырылган хәрби хезмәткәр хатыны – үз шатлыгы белән уртаклашты: аның өч яшьлек кызын Столбищеның “Әкият” балалар бакчасына алганнар.

Ире мобилизация буенча киткәндә Алла Владимировна ике кызы белән кала. Ул баланы бакчага бирү кирәклеген аңлый. Ә аңа балаларны кайгырту һәм тәрбияләү буенча бар җаваплылыкны үзенә алырга туры киләчәк.

Алла Жвакина баласына җирле балалар бакчасында урын бирү шатлыгы белән уртаклашты. Алар ире белән моңа бик тә сөенәләр һәм ярдәм өчен район хакимиятенә һәм Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәт әйтәләр.

Хәзер мобилизацияләнгән ирләргә хәрби бурычларын үтәүгә туплану зарур. Гаиләләренә һәм балаларына барлык кирәкле ярдәм урыннарда җирле үзидарә органнары тарафыннан күрсәтелә.

 


столбище Лаеш районы балалар бакчасы лаешта реклама Хәрби хезмәткәр

Нет комментариев