Столбище мәдәният йортында Ватанны саклаучылар хөрмәтенә концерт булды.
Холлда җирле волонтерлар, “СВОга ярдәм” хәрәкәте активистлары эшләре куелган иде. Бу ятьмәләр, олтаннар, балаклавалар, шәмнәр – боларның барысы безне саклаучы сугышчыларга ярдәм. Бу күргәзмә халыкны волонтерлар сафына җәлеп итү максатыннан оештырылган. Бүген һәр кеше өлеше мөһим.
Ә тамаша залында килүчеләр бәйрәм атмоферасына чумдылар. Авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт Татарстан Республикасы атказанган артисты Игорь Горчаков катнашында үтте. Бу кичтә сәхнәдән музыкаль композицияләр, җырлар, шигырьләр яңгырады, сәхнәләштерелгән тамашалар күрсәтелде.

Нет комментариев