Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

2020 елның язгы чакырылыш үзенчәлекләре

Кыенлыкларга да карамастан Лаеш районында хәрби хезмәткә чакыру планы 117%ка үтәлгән.

Армиягә 18дән 27 яшькәчә сәламәтлеге яхшы булган, хөкем ителмәгән һәм хәрби комиссариатта рәсми төстә чакырудан кичектерелгән егетләр озатыла. Солдатлар армиягә бер елга алыналар. Альтернатив хезмәтне сайлаган чакырылучылар 21 ай хезмәт итәләр.

Ел саен ниндидер яңалыклар кертелә. Бу чакыру да искәрмә түгел. Аның башкалардан аермасы – үзизоляция режимы сәбәпле егетләрне медицина тикшерүе соңрак башланды. Беренче озату да күчерелде: 15-20 апрельдән 20 майга.

Чакыру процессы да үзгәрде: хәрби комиссарлар читтән торып эшләделәр: чакырылучылар белән телефон аша әңгәмәләштеләр һәм аларга килү датасын хәбәр иттеләр.

Хезмәт итү урынына озату алдыннан булачак солдатларга СOVID-19га экспресс-тестлар ясадылар һәм температураларын үлчәделәр.

-Район җитәкчелеге, үзәк район хастаханәсе, санитар-эпидемиологик хезмәт һәм хәрби комиссариат коллективы коронавирус таралуны профилактикалау буенча тиешле чаралар күрделәр, - дип хәбәр итә Лаеш хәрби комиссариаты хәрби комиссары Александр Афанасьев. – 34 чакырылучы гаскәрләргә озатылды. Алар нигездә югары яки махсус урта белем алган, ДОСААФ автомәктәбен тәмамлаган егетләр. Никольский, Столбище, Рождествено, Александровка һәм Макаровка авыл җирлекләренең чакырылучылар белән эшен әйтеп үтәсе килә.  Дәүләт бурычын үтәүдә ярдәм итүчеләрнең барысына рәхмәт.

Гадәт буенча чакырылучыларның бер өлеше шефка алган Самара янындагы хәрби частька озатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы армия лаешта реклама чакырылыш