Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

54 елдан соң очрашу

Олы Кабан авылында яшәүче һәм газетабызның тугры укучысы Альберт Кольцов хәрби дусты Илья Бородкин белән очрашуы турында сөйләде.

...Гадәти кышкы салкын көн. Эштән кайтуга радионы Чебоксар дулкынына куйдым һәм тыңлый башладым. Тапшыру туган чуаш телендә алып барылды. Анда Чуваш Республикасы рәссамы Илья Григорьевич Бородкин турында сүз барды...

Мин шаклар каттым, чөнки без аның белән Себердә бер хәрби частьтә хезмәт иттек! Ә хәзер ул чын рәссам булган. Аның хәзер кайда яшәве һәм кайда эшләве турында тапшыру башында сөйләгәннәр, шуңа күрә мин үземә яңа нәрсә ишетергә өлгермәдем. Аның “Капкан”журналының даими рәссамы булуы, рәсем укытучысы... булуын белдем. Шуның белән тапшыру тәмамланды. Минем хәрби дустымны – безнең частьтәге хәрби тәртипне бозучыларга ясалган картина-карикатуралар авторын табу теләге уянды.

Эзләүдә миңа Чебоксарда яшәүче һәм эшләүче сыйныфташларым ярдәм итте, әмма нәтиҗәсе булмады. Вакыт үтте, уңай нәтиҗәләр юк һәм мин Мәскәүдә яшәүче олы кызымның “Жди меня” программасына мөрәҗәгать итүен сорадым. Анда аңа Илья Григорьевичның фотографиясе кирәк булуын әйткәннәр: әгәр китерсә эзләячәкләр...

Фәкать быел Чебоксарда аның телефон номерын белә алдым. Мин аның белән сөйләштем һәм без 17 апрельдә Чувашия башкаласы нәшрият йорты бинасында очрашырга килештек. Билгеләнгән көнгә Илья Бородкин Ядрин шәһәреннән, ә мин Казаннан килдем. Дүрт сәгать сөйләштек, тормыш хәлләре хакында, хатлар һәм китаплар алыштык.

Без аның белән армиядә таныштык. Мариинск-Посад төзелеш техникумын тәмамлагач мине хәрби частькә эшкә җибәрделәр. Шул ук елны Совет армиясе сафларына алдылар. 1964 ел азагында безнең частьне Көнчыгышка озаттылар, соңрак күршедәге башка частькә күчерделәр, анда мине инженерлык эшләре идарәсенә тәэмин итү бүлеге инженеры итеп билгеләделәр.

Бу частьтә хәрби дисциплинаны бозучы солдатларга карикатур картиналар даими чыга иде. Мин техникум буенча курсташларым Ю.А. Силов һәм В.С. Берман хезмәт иткән дүртенче ротага эләктем. Бу карикатуралар турында кызыксындым һәм аларның авторы безнең якташыбыз – Чуваш АССРның Ядрин районында яшәүче Илья Григорьевич Бородкин булуын белдем. Юрий Силов белән без махсус Бородкинның үз эш бүлмәсе булган армия клубына бардык. Шулай итеп аның белән таныштым һәм беренче мәртәбә сөйләштем...

Частьтә Илья Григорьевичның абруе зур, спорт чараларында актив катнаша. Без аның белән ат спортында, 5 мең метрга йөгерүдә призлар алдык. Шушы уңышлар өчен икебез дә туган якка кайтуга кыска вакытлы ял алдык. Әмма мин өйгә кайтмадым, институтка керү имтиханнары тапшыру өчен Куйбышевка (хәзер Самара) юл алдым, ә ул туган шәһәрендә китте. Ялдан соң без аның белән еш очраштык, ә 1965 елның июлендә мин Куйбышевка киттем. Кызганычка каршы, армиягә кадәр даими яшәгән урын адресларын алышмадык...

Ахырын газетабызның алдагы саннарында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев