Динсезлек һәм экстремизм бәйлелеге
җәмгыять

Динсезлек һәм экстремизм бәйлелеге

​​​​​​​Динсезлек кешенең дөньяга карашына, аның әйләнә-тирәдәгеләргә мөнәсәбәтенә ничек тәэсир итә? Бүген бу хакта Лаеш чиркәү округы дин әһеле игумен Никодим (Шушмарченко) һәм “Ихлас” мәчете (Усады) имамы Али хәзрәт белән сөйләшәбез.

Игумен Никодим (Шушмарченко), Лаеш чиркәү округы дин әһеле.

 Кешенең дөньяга карашына динсезлекнең ничек тәэсир итү турында сүз кузгатканчы иң элек динсезлекнең нәрсә булуын билгеләү кирәк.

Кешенең динлелеге җиһанда һәм христиан дөньясында төрлечә аңлатыла. Беренчесендә ул күңелгә, әхлакка, интеллектуальлеккә, мәрхәмәтлелеккә, икенчесендә – бу төшенчә җан яшәеше көнкүреше (психика) чикләреннән чыга. Дини кешеләр  апостол Павел фикеренчә, – “Изге Рух белән яратылганнар” (Гал.5:18) яки изге Григорий Паламе буенча, - “Изгеләрдән изге Рух рәхмәте белән яралган яңа кешеләр”. Христианлыкта кешенең динилеге – ул кешенең Аллаһка якынаю чарасы, аннан башка безнең котылу мөмкин түгел.

Күренекле рус фәлсәфәчесе һәм 20 гасыр акыл иясе Николай Бердяев үз хезмәтләрендә “Динлелек кешенең халәте ул. Кеше үзенең дини тирәнлегендә Аллаһка якыная һәм Аллаһ чыганагыннан ярдәм ала”, дип язган. (Н.А. Бердяев. Экзистенциальная диалектика божественного и человеческого. Глава IX. Духовность).

Заманча җәмгыятьтә, кызганычка каршы, еш кына җан яшәеше буларак бу темадан китәргә тырышалар һәм бу теманы дини кешеләрнең шәфкатьлелек, әйләнә-тирәдәгеләргә җылы мөнәсәбәтләре, әхлаклылык, интеллектуаль кебек  сыйфатлары дәрәҗәсенә төшерәләр. Бу, әлбәттә, начар түгел, әмма кешелек аңын һәм тулаем җәмгыятьне камилләштерү һәм үстерү өчен җитеп бетми.

Динсезлек – заманчалыкның көнүзәк проблемасы, аның турында бүген күп һәм еш сөйлиләр. Динсезлек иң элек – бу кеше һәм аны Булдыручы арасындагы элемтә өзелү, шуның нәтиҗәсендә әхлак кими һәм кыйммәтләр алышына яки алар бөтенләй юкка чыга. Динсезлек – бу әхлакый идеалларны югалту, ә ул үз чиратында кешелеклелек югалуга китерә.

Динсез кеше Аллаһ булдырган җиһанның бер өлеше булган үзенчәлеген югалта. Һәм үзен дөнья тоткасы итеп күрсәтми, ә бар нәрсәгә хакы булган дөнья үзәге итеп тоя. Динсез кешеләрдә, кагыйдә буларак,  җәмгыятьтә кабул ителгән үзеңне тоту нормаларына нигезләнеп эшләр һәм гамәлләрне бәяләргә омтылмау күзәтелә; тәҗрибә һәм кешелек җәмгыяте нормалары эталон булмый, ә теләкләре һәм ихтыяҗлары белән шәхси ” Мин”.

Изге Чиркәүнең мең еллык тәҗрибәсеннән без, мондый шәхесләрнең даими хакыйкать эзләүдә, ягъни Аллаһка сыенуын күрәбез, әмма аларның эчке каршылыклары һәм хакыйкатьне, Аллаһ белән булу теләгенең логик һәм табигый булуын кабул итмәүләре аларга моны эшләү мөмкинлеге бирми. Нәтиҗә буларак – мондый кешеләр мистик дөнья уйлап чыгарган ялган тәгълимат тәэсиренә эләгәләр һәм икеләнүгә китерәләр. Дини эзләнүләрдән соң һәм кешеләр аңын томалау нәтиҗәсендә кешеләрдә шундый вакыт була – алар гаепсез кешеләрне дошман итәләр, яхшы белән начар арасында чикләр югала һәм радикаль карашларга һәм ниятләргә этәргән экстремизм бурлыкка килә.

Күп милләтле халкыбызның уртак көче белән генә экстремизмга каршы торып була. Барлык дәүләт механизмнары һәм иҗтимагый берләшмәләрнең бу юнәлештә тотрыклы эш алып бару кирәк. Чиркәү бар кешене ачык ишекләр белән каршы ала. Алар монда якыннарын югалту ачысыннан тынычланалар, кемдер тормышның чын фәлсәфәсен таба, кемдер ярдәм һәм яклау таба. Аллаһ чиркәү аша җанны савыктыра һәм кешенең әхлакый һәм дини тормышын торгыза.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә, безнең президент Владимир Путин 2004 елда Мәскәүдә Рус Православие Чиркәве Архиерей соборында катнашучылар белән очрашуда экстремизм нигезендә динсезлек һәм әхлаксызлык булуы белән ризалашты, Рус Православие Чиркәве һәрчак – кайгыда да, шатлыкта да  үз халкы булуына басым ясады. Шулай булды, шулай һәм шулай булачак та.

 

 “Ихлас” (Усады) мәчете имамы Али хәзрәт

 

Кызганычка каршы, XXI гасырның күп кешеләре битараф сынга әйләнде. Аларның тормышы матди табышка гына багышланган. Рухи байлыкларга ия булу турында алар уйлап та карамыйлар...

Заманча дөнья ХХI гасыр кешесе өчен билгеле бер үлчәүләр куя, алар буенча аның казанышы бәяләнә. Аларны тоткан, саклаган кешеләр өчен синең нинди кеше булуың мөһим түгел: тәртипле, киң күңелле, намуслы яки киресенчә. “Синең кешелеклелегең тамак туйдырмый һәм табыш китерми, - диләр алар. – Әгәр синең ниндидер сәбәпләр буенча акчаң юк икән, синең яхшылыгыңа яки намуслылыгыңа беркем дә игътибар итми”.

Дингә ышанмаган һәм белеме булмаган кешенең аны тоткарлаган киртәләре, мораль чикләре юк. Мондый кеше өчен шәхси мәнфәгатьләрендә янәшәдәгеләр хокукларын кимсетү – нормадагы күренеш. Үз максатларына омтылып динне үз итмәгән кешеләр тукталмыйлар, хәтта башкаларга, тулаем җәмгыятькә зыян китерсәләр дә.

Икенче яктан, кеше Аллаһ тарафыннан кешегә бирелгән табыну инстинктын кәнәгатьләндерүдә, тиешле дәрәҗә белеме булмау сәбәпле башка якка тайпыла. Ул табыну объектын төрле гыйлемнәрдә, ялган религияләрдә һәм тоталитар секталарда эзли башлый. Ике як та кеше өчен дә, янәшәдәгеләр өчен дә зарарлы, чөнки алар мондый кешеләр кулларыннан азапланалар.

Әгәр динсез кеше табыну инстинктын  ниндидер фәлсәфә аша, рухи – практика яки религия аша канәгатьләндерергә тырыша.

Ислам рухи һәм матди дөньялар арасында тигезлекне аерым ачык билгеләде. Бу Аллаһ сүзләренә салынган: Аллаһ сиңа биргән нигъмәтләр ярдәмендә киләчәк тормышта урын әзерләргә омтыл. Бу дөньядагы үз өлешеңне дә онытма, изгелек кыл, Аллаһ та синең өчен җирдәге муллыкка омтылмыйча игелек кылган, яки Аллаһ динсезләрне яратмый. (28:77).

Дин тотучы өчен шәхси муллыктан тыш әйләнә-тирәдәгеләргә китергән файдасы да мөһим. Мөхәммәт пәйгамбәр дә безгә шул хакта әйтә: Аллаһ аңа иман бирә һәм тәбрикли. “нинди мөселман иң яхшы” соравына җавап биреп болай ди, Үзенең әйләнә-тирәдәге кешеләренә иң файдалысы иң яшы мөселман була.

Моннан тыш ислам безне мөселман кимсетелгән, кыерсытылганнар ягында, аның нинди диндә булуына карамастан, гаделсезлек кылынган затлар тарафдары булырга өйрәтә. Милләтенә яки аның нинди дин тотуына карамастан, кыерсыту һәм кимсетү зур гөнаһ булып исәпләнә.

Ислам безне яхшылык күрсәтергә өйрәтә, пәйгамбәр сүзләрендә менә болай яңгырый: О, Гайшә! Аллаһ чыннан да мәрхәмәтле һәм Ул бар яхшылыкны ярата. Ул кырыслык белән яки башкача ирешеп булмаганны игелек кылып ирешергә ирек бирә.

Аллаһка дан!

Безнең район мөселманнары социаль проектларда катнашып, мохтаҗларга булышып үз үрнәкләре белән чын мөселманның нинди булуын күрсәтәләр. Ел саен Сокуры авылы терлек чалу комплексында Корбан гаетендә биш мең тоннага якын ит җыела, ул ел дәвамында мохтаҗларга, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, Лаеш балалар йортына һәм интернат-мәктәпкә бирелә. Лаеш районында бишенче чиста су алу урыны ясала. Шуларның беренчесе безнең мәхәлләдә барлыкка килде. Көн саен уртача безнең мәчеттән генә дә 8 мең литр су алалар. Барлык бу социаль проектлар чын мөселманның нинди булуын аңлатуда ярдәм итә.

Уртак тырышлык һәм шәхси үрнәгебез белән без динсезлекне һәм наданлыкны җиңәрбез.


Лаеш районы

Нет комментариев