«Камское море» пляжында «Су коену тыела» дигән такта урнаштырылачак
җәмгыять

«Камское море» пляжында «Су коену тыела» дигән такта урнаштырылачак

Лаеш пляжы Татарстанның башка тугыз пляжы арасында гигиена нормаларына туры килми дип танылды

Мондый мәгълүматны Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсендә бирделәр. 6 июльдә Лаеш, Нурлат, Мамадыш, Лениногорск, Бөгелмә, Кама Тамагы, Мөслим пляжларында су сыйфаты мониторингы нәтиҗәләре буенча гигиена нормаларына туры килмәү ачыкланды.

Шуңа бәйле рәвештә якын арада бу пляжларда су коенуны тыю турында такталар урнаштырылачак.


Лаеш районы Камское море Кама диңгезе

Нет комментариев