Лаеш волонтерлары Алексеевск интернат йортында булдылар
Алексеевск өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында Лаеш мәдәният йорты каршында эшләүче иҗат берләшмәләре әгъзалары булды
Фотоны Зөһрә Лезина бирде.
А. Денежкин исемендәге шәфкать ордены йорты җитәкчесе Зөһрә Лезина cөйли:
— Без елына берничә тапкыр әлеге интернатка концерт программасы белән барабыз. Һәм бу юлы, гадәттәгечә, безне бик яхшы каршы алдылар. Безнең волонтерлар Сабантуй уеннары белән кечкенә концерт программасы куйдылар: чүлмәкләр сугышы, йомырка белән йөгерү, боҗра ату.
Концертта ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Вәсимә Хәкимова катнашты. Владимир Вахрамов үз җырларын гитарада уйнап җырлады. «Вдохновение» ансамбле (җитәкчесе Татьяна Ватомова) ике бию биеде — шаян татар "Чабата«сын һәм «Матросский». Үз шигырьләрен «Земляничка» һәм «Посвящение» интернатында яшәүче Валентина Радецкая укыды. Берничә җырны «С песней по жизни» ансамбле башкарды. Без өй чәчәкләрен, бүләкләр, клубчыларыбызның халык иҗатын алып килдек. Надежда Генералова интернатка картина бүләк итте.
Интернатта яшәүчеләргә һәм директор Галина Меркуловага кабул итүләре өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев