Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
иминлек

Камада ике яшүсмерне коткардылар

Лаеш районында ике балигъ булмаган бала идарә ителми торган көймәдә ярдан еракта булып чыгалар.

Шаһитлар бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте белән элемтәгә кереп, алар көймәсенең моторы ватылуын, ә ишкәкләре сынган булуын хәбәр итәләр. Кама буйлап төнлә йөрергә яратучыларга ярдәмгә 3 нче ЗПСО коткаручылары килә. Балаларны иртә белән ярдан ярты километр ераклыкта табып алалар. Яшүсмерләргә медицина ярдәме кирәк булмый. Ә менә аларның төнлә елга уртасына ничек эләгүен полицейскийлар тикшерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы