Педагогларның август конференциясе
Көн темасы

Педагогларның август конференциясе

Мәгариф хезмәткәрләренең традицион киңәшмәсе төп стратегик юнәлешләр контекстында муниципаль мәгариф системасын үстерү темасына багышланды. Конференциянең хөрмәтле кунаклары булып район башлыгы Илдус Зарипов һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге начальнигы Йолдыз Хисамиева катнашты.

Киңәшмә башланганчы, җитәкчеләр мәгариф учреждениеләренең казанышлары белән таныштылар. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы һәм җанлы почмак, иң дус сыйныф һәм милли тәрбия юнәлешендә мәктәпләр һәм балалар бакчалары республика дәрәҗәсендә югары нәтиҗәләр күрсәтә. Ата-аналарның да уку йортлары белән хезмәттәшлеккә актив җәлеп ителүе шулай ук яңа мөмкинлекләр ача.

Төп доклад белән мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Луиза Хәбибуллина чыгыш ясады. Ул якынлашып килүче уку елында бердәм белем бирү киңлеген формалаштыру, тәрбия эшен көчәйтү, туган телләрне саклау, педагог кадрларга ярдәм итү һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү мөһимлеген билгеләп үтте. Шулай ук очрашуда мәктәпкәчә белем бирү методисты Светлана Бронникова, 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогы мәктәбе директоры Надежда Шигапова һәм Здоровое поколение лицееның информатика укытучысы Равил Ризванов үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Укытучыларның август конференциясе бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Мәгариф системасында 34 ел хезмәт куйган Лия Хөсәенова аерым билгеләп үтелде. Ул соңгы елларда масштаблы үзгәрешләргә һәм сыйфатлы казанышларга ирешеп булуын ассызыклады. Шулай ук якын киләчәктә Кама диңгезе өстендә Татарстан Республикасының барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен ал җилкәннәр җилфердәячәге белдерелде.


Педагогларның август конференциясе

Нет комментариев