Казанда «А» төркемендә 2009 елда туган егетләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Иң көчлеләр дип аталу хокукы өчен Казан, Чаллы, Әлмәт (барсы да 2 шәр команда), Алексеевск һәм Лаеш районнары командалары көрәште. Лаеш спорт мәктәбе спортчылары безнең район данын якладылар.
Барлык катнашучылар да югары дәрәҗәдәге уен күрсәттеләр. Дөрес, Лаеш баскетболчыларының йомгаклау чыгышын уңышлы дип атап булмый. Шуңа да карамастан, алар зур уен тәҗрибәсе алдылар, үҗәтлек күрсәттеләр һәм сезон нәтиҗәләре буенча Татарстанның 19 командасы арасында җиденче урынны алдылар.
Нет комментариев