Үзизоляциядән соң картингистлар күнегүләр ясыйлар
спорт

Үзизоляциядән соң картингистлар күнегүләр ясыйлар

Лаешның “Лидер” картинг-клуб командасы җиңүләргә омтыла

Картингистлар үзизоляцияне алуларын түземсезләнеп көттеләр.

Яшь узышчылар беренче күнегүләргә бәйрәмгә килгән кебек килделәр. Табигый ки пандемия чорында барлык иминлек чараларын сакладылар: битлекләр, социаль ара. Республика юлларында үзләрен бер генә мәртәбә танытмаган спортчылар күнегүләргә җыелдылар.

-Алар мәйданчыкта тизлектә йөртүнең барлык алымнарын күрсәттеләр. Аларның күнегүләргә җитди караулары сөендерә. Булдыралар, - дип аңлатма бирде картинг-клуб җитәкчесе, мәктәптән тыш эшләр үзәге педагогы Линар Сәфәргалиев.

Исегезгә төшерәбез, Лаеш узышчыларын Лаештан читтә дә беләләр. Алар республика ярышларында бер тапкыр гына уңышлы чыгыш ясамадылар, ә 2019 елның октябрендә Чаллыда үткән бөтенроссия узышларында да үзләрен таныттылар.

Укучыларыбыз картинг-клубка кайда һәм нинди яшьтән язылырга була дип сорыйлар. Аларның сорауларына Линар Сәфәргалиев җавап бирә:

-Лаеш районы мәгариф идарәсендә язылырга була. Өйрәтүгә кабул итү яше – 9 яшьтән. Сәламәтлек торышы буенча барлык белешмәләр булу шарт.


Лаеш районы картинг лаешта реклама

Нет комментариев