Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәйкәлен ачуда катнашты
Һәйкәл Казанда, Борис Кириллович Кузнецов җирләнгән Арча зиратында урнаштырылган.
Фото: Рәсми Татарстан
"Бүген без кеше-легенда – Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецовка һәйкәл ачабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Татарстан һәрвакыт үз иленә тугры булган сугышчылар белән дан тотты. Советлар Союзы геройлары булып республикада туган 185 кеше һәм язмышлары Татарстан белән бәйле булган 168 кеше тора.
Советлар Союзы Герое һәйкәле макетын скульптор Фәнил Вәлиуллин эшләгән. Ул шулай ук Казанда һәм Лаешта Б.К. Кузнецовның мемориаль тактасы һәм бюстлары авторы булып тора.
Кабер һәйкәле геройның бронза фигурасыннан тора, аның артында Җиңү Байрагы.
Исегезгә төшерәбез, Лаешның 2 нче мәктәбе Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемен йөртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев