Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Салымнар түләр вакыт

Көз – матурлыкка сокланулар чоры гына түгел, салымнар түләү вакыты да.

Быел без барыбыз 2021 ел өчен милек салымы түлибез. Аларга: җир салымы, милек һәм транспорт салымы керә. Физик затлардан җыелган җир һәм милек салымы тулысынча авыл җирлекләре һәм шәһәр бюджетына керә. Ягъни сезнең белән безнең кирәк-яракка. Транспорт салымы – Татарстан Республикасы бюджетына.

Без Лаеш районы финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Галиеваның безнең районда салымнар түләү буенча хәлгә аңлатма бирүен үтендек.

-2021 елда безнең районга суммасы 193 108,0 мең сум булган милек салымы исәпләнгән, бу узган ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда 11%ка артык. Милек  һәм транспорт салымы аеруча артты – 16дан 22%ка кадәр.

Сентябрьдән Россиядә физик затларга транспорт һәм җир салымнары, шулай ук милек салымы түләүгә хәбәрләр җибәрелә башлады. “Шәхси кабинет”та теркәлүчеләр хәбәрне электрон рәвештә алалар. Калган салым түләүчеләр аны почта аша алалар. Салым хәбәре килмәгәндә милек исәптә булган урындагы яки яшәү урыны буенча салым органына мөрәҗәгать итү кирәк. Безнең районда яшәүчеләр өчен – бу адрес буенча урнашкан салым инспекциясе: Казан, Гарифҗанов урамы, 4 йорт.

Күпләр салым түләү өчен квитанцияне каян алырга була дип сорыйлар. Исегезгә төшерәм, узган елдагы кебек, түләү турында квитанцияләр юк – QR-кодлы салым хәбәре генә бар, сез аның буенча салымны ”Налоги ФЛ” мобильле өстәмә аша, Россия ФНСының “Личный кабинет для физических лиц” сайтында, яисә шул ук сайтта “Уплата налогов и пошлин” сервисы ярдәмендә түли аласыз. Шулай ук бердәм дәүләт хезмәтләре порталыннан,  түләү терминалларыннан файдалана аласыз, банкларга, почта бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә була.

Лаеш районында яшәүчеләрнең салым түләүне соңгы көнгә калдырмауларын үтенәм, ягъни 1 декабрьгә кадәр. Үз бурычыңны алдан үтәү соңга калудан күпкә яхшы, соңга калганда пенялар түләргә туры киләчәк.

Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы