Татар Сараланында барысын чын күңелдән эшлиләр
җәмгыять

Татар Сараланында барысын чын күңелдән эшлиләр

Татар Сараланында гражданнар җыены дустанә шартларда үтте.

Автор фотосы

-Татар Сараланы, - дип билгеләп үтте Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков, -  бер кемгә дә рольгә керү кирәк булмаган бердәнбер авыл җирлеге. Монда барысын чын күңелдән эшлиләр, бер рәхәтлелек сизелә. Күп кенә авыл җирлекләрендә югалган халык көнкүреше һәм рухы сизелә.

Бу сүзләрне раслап җирлектә яшәүчеләр кунакларга татар хатыннарының кич утыруларын күрсәттеләр. Гади авыл өе, хатын-кызлар гадәти эштә – эрлиләр, чигәләр, сабый тирбәтәләр, зурраклары белән уйныйлар һәм үзара сөйләшәләр, шулай ук җыр сузалар. Алар янәшәсендә бер төрле җылылык, рәхәтлек сизелә, монда килгән һәр кешенең аларга кушыласы килгәндер, мөгаен.

 Яшәешне тәэмин итүгә бәйле мөһим эшләр белән дә авыл җирлегендә бар күңелләрен биреп шөгыльләнәләр. Төп чыгышны җирлек башлыгы Илшат Мөбарәкшин ясады. Авылда фельдшерлык пункты, почта, авыл клубы, мәчет, кибет, авыл тарихы музее, такта яру урыны бар. Монда яхшы китапханә дә бар, аңа үз эшенең остасы, үз ягы патриоты, аның тарихын белүче һәм үз якташлары хакында сокланып сөйләүче Наилә Җиһаншина җитәкчелек итә. Атлар үрчетү белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Биш үзмәшгуль граждан үз эшчәнлеген тормышка ашыра.

Авылда яшәүчеләр барлык чараларда һәм җирлектә яшәешне тәэмин итүгә караган мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнашалар. Илшат Мөбарәкшин сабантуй үткәрүдә һәм мәчетне капиталь ремонтлауда иганә ярдәме күрсәткән Илсур Дияровны билгеләп үтте. Ә Валерий Козлов рөхсәтсез чүплекне бетерү өчен техника биргән. Гражданнарның үзара салым программасы буенча авылда Тукай урамына вак таш җәелгән,  диодлы яктырткычлар урнаштырылган. Җирлек территориясендә электрүткәргеч линияләрне үзгәртү буенча масштаблы эшләр үткәрелгән, агач баганалар бетонга алыштырылган, трансформатор подстанциясе урнаштырылган, кәрәзле элемтә вышкасы куелган. Ялгыз яшәүче гражданнар йортларына янгын белдергечләр куйганнар.

Әмма авыл кешеләре барлык мәсьәләләрне дә үз көчләре белән хәл итә алмыйлар. Алар авылда суэтем башня төзелешен һәм Моховое күлен торгызуны финанслау буенча дәүләт программасына кертү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Авыл халкы суның әз килүенә зарланды һәм су белән тәэмин итү проблемасын хәл итүдә ярдәм сорады. Анатолий Новиков системаның техник хәле белән кызыксынды һәм эшләрнең бүгенге торышы белән танышу өчен урынга барып карарга теләк белдерде. Анатолий Александрович янгын гидрантлары торышын күзәтү кирәклеген искәртте, еш кына иминлек һәм хәтта кешеләр тормышы тәртипкә бәйле була.

 

Фото: http://laishevskyi.ru/news/obschestvo/skhod-grazhdan-v-tatarskikh-saralakh-proshel-v-teploy-semeynoy-obstanovke


Лаеш районы Кама ягы Татар Сараланында барысын чын күңелдән эшлиләр

Нет комментариев