Атабайда Россия Герое Марат Әхмәтшинны искә алдылар
Россия Герое Әхмәтшин Марат Радик улының батырларча һәлак булуына дүрт ел тулды.
Марат Әхмәтшин 2016 елның 6 июнендә Атабай авылында җирләнә, анда батыр якташыбыз истәлеген хөрмәт итәләр.
Көнбатыш хәрби округының үзйөрешле-артиллерия дивизионы штабының разведка начальнигы Марат Әхмәтшин 2016 елның 3 июнендә Россия хәрби контингенты составында Сириядә хәрби бурыч үтәгәндә һәлак була.
“Ул 200 игилчыга (Россиядә тыелган халыкара террорчылык оешмасы тарафдарлары) берүзе каршы тора. Аларның танклары һәм БТРлары була, ә аның бары автоматы, өч пушкасы һәм гранатлары гына... Марат Әхмәтшин берничә танк һәм БТРны шартлата ала. Ярдәм килеп җитеп, һөҗүмне кире кайтарганнан соң, аны әле исән килеш табып алалар. Ул, күп яралар алган килеш, кулына чикәсе (чека) алынган граната тоткан була, ә тирә-юнендә җир яна. Күрәсең, игилчылар якынлашса, үзен шартлатырга теләгәндер... Хәрби табиблар офицерның гомерен саклап кала алмый - ул, ким дигәндә, өч каты яра алган була, аларның берсе генә дә үлемгә китергән булыр иде”. (Чыганак: https://realnoevremya.ru).
Россия Федерациясе Президентының 2016 елның 23 июнендәге Указы белән капитан Әхмәтшинга «махсус бурычларны үтәгәндә батырлык һәм каһарманлык өчен» үлгәннән соң Россия Федерациясе Герое исеме бирелә.
Атабай урта мәктәбе Россия Герое М.Р.Әхмәтшин исемен йөртә, ә Атабайның үзендә аның хөрмәтенә стела куелган.
Марат Әхмәтшин һәлак булган көнне мәктәптә Герой бюстына һәм Атабай үзәгендә урнашкан стелага чәчәкләр салынды. Чәчәкләр һәм венок салу тантанасында Геройның әтисе Радик Вәгыйзь улы катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев