Эзтабарлар Бөтенроссия мәктәбендә белем алды
Рождествено мәктәбенең «Пламя» хәрби-патриотик клубы командасы «Эзләнү фронты» бөтенроссия мәктәбендә катнашты.
Балалар Владимир Чуприн җитәкчелегендә дүрт көн дәвамында Спас районындагы Вертолет утравында шөгыльләнделәр. Бу вакыт эчендә алар эзләү эшләре теориясен һәм практикасын, шулай ук архив эшен өйрәнделәр. Кызыл Армия коралларын һәм кирәк-яракларын өйрәнделәр. Барлык чаралар да катгый санитар кагыйдәләргә ярашлы төстә үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев