Лаешта «Хәтер бакчасы» акциясе үткәрелде
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан «Дуслык» ТИҮ бүген балалар уен мәйданчыгында агачлар утырта.

«Хәтер бакчасы» акциясендә микрорайонда яшәүчеләр һәм 3 нче мәктәп укучылары катнашты.

Кайгыртучанлык белән утыртылган һәрбер агач — геройларга истәлек һәм рәхмәт символы, ата-бабаларыбызга һәм киләчәк буынга бүләк.

Әлеге акцияне үткәрүдә «Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ директоры вазыйфаларын башкаручы Марат Кыямов һәм питомник мастеры Рәсил Газизуллин ярдәм итте.

Күбрәк фотоларны түбәндә, мәкаләләр галереясендә карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев