Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Мысыдан берүзе фронттан исән-сау кайта

Николай Васильевич Киселев Берлинга кадәр барып җитә.

Фронтта сугышкан барлык авылдашларыннан туган авылы Мысыга бары берәү - Николай Киселев исән-сау кайта…

Татьяна Александрова

Николай Васильевич Киселевны Совет Армиясе сафларына 1943 елда алалар. Каты сугышлар барган Белоруссия фронтында хезмәт итә. Аның турында оныкчыгы Оксана Ефременко яза.

Бабам 1926 елның 16 апрелендә хәзерге вакытта Куйбышев сусаклагычы төбендә калган Мысы авылында туа. Ул алтынчы сыйныфны тәмамлагач, ветеринария санитарлары курсын тәмамлый һәм колхозда эшли башлый. 1943 елда Ватанны сакларга китә.

- Мин Белоруссия фронтында хезмәт иттем, - дип искә ала иде Николай Васильевич. - Сугышта пулемет отделениесендә сержант идем. Варшаваны азат итүдә катнаштым. 1945 елның 25 апрелендә Берлинны штурмлаганда башым каты яраланды. Минем белән бер отделениедә менә дигән егет - Иван Муратов хезмәт итте. Тумышы белән ул Украинадан иде. Без күп нәрсә аша бергә үттек, тик менә ул Җиңүгә кадәр яши алмады: мин яраланган көнне үк һәлак булды…

Николай Васильевич Җиңү көнен госпитальдә каршылый. Ул сугыш яраларыннан озак дәвалана. Терелгәннән соң Кызыл Армиядә хезмәтен дәвам итә, әмма кулына корал алмый, Идел буенда уңыш җыюда булыша. Өенә 1949 елда гына кайта. Николай Киселев өченче дәрәҗә Дан ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

Туган авылына кайткач, эшкә урнаша, өйләнә. Мысы Куйбышев сусаклагычының су басу зонасына эләккәч, Киселевлар Лаешка, гаилә башлыгы төзегән йортка күченәләр.

Николай Васильевич җирле трестта гравий буенча мастер булып хезмәт куя, аннан соң кирпеч заводында һәм төзелеш-монтаж идарәсендә эшли. Әмма ерак 1945 елның яралары үзе турында белдереп тора. Башының каты авыртуы аны пенсиягә иртә китәргә һәм озак дәваланырга мәҗбүр итә. Аңа уллары һәм оныклары ярдәм итә.

Николай Васильевич 91 яшькә кадәр яши. Сугыш җырларын яхшы хәтерли, гармунда уйнарга ярата. Аның тагын бер мавыгуы шахмат була. Соңгы елларда ул хатыны Анна Петровна һәм күпсанлы туганнары белән Лаешта яши. Сугыш ветеранының биш оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. Бергәләп алар - бабаларының батырлыгы белән горурлана торган зур тату гаилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев