Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

ТАССР юбилеен концерт белән билгеләп үттеләр

Үз-үзеңне изоляцияләү - мәдәни чаралардан баш тарту өчен сәбәп түгел.

Татарстан АССРның 100 еллыгына багышланган концерт матур һәм истә калырлык булды.

Коронавирус инфекциясенә бәйле катлаулы хәл мәдәни-массакүләм чараларны тамашачылар белән үткәрергә мөмкинлек бирми. Шуңа күрә «Җырлыйм сиңа, туган Татарстаным» концертын Интернетта карарга мөмкин иде.

Тамашаның төп темасы республикабызда һәм безнең районда яшәүче халыкларның мәдәни байлыгы булды. Республика халкы бергә заводлар һәм йортлар төзеде, басуларда һәм цехларда эшләде, бергә ял итте. Менә шулай итеп хәзерге Татарстанның мәдәни коды формалашты, анда төрле халыкларның традицияләре искиткеч үрелеп бара. Онлайн-концерт тамашачыларны рус, татар, чуаш һәм әрмән халыкларының мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштырды, алар Лаеш җирендә дус һәм тату яшиләр.

Көйләр һәм буяулар төрлерәк булган саен, республикабыз халыкларының тормышы шулкадәр кызыклырак һәм бердәмлеге ныграк. Һәм моны финалда «Туган як» җырының төрле телләрдә башкарылуы бик яхшы ассызыклады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев