Тыл хезмәтчәнен юбилее белән котладылар
җәмгыять

Тыл хезмәтчәнен юбилее белән котладылар

Узган ялларда Урта Девятово авылында яшәүче Петр Алексеевич Кузнецов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветеранының тормышы җиңел булмаган. Ул һәрвакыт намус белән эшләгән, җаваплылыкны башкалар җилкәсенә аудармаган.

Петр Алексеевичка туган көнендә җылы сүзләр һәм бүләкләр белән башкарма комитетның эшләр идарәчесе Виктор Воробьев, җирлек башлыгы Ольга Чумарова, «Кама ягы» газетасы редакторы Денис Суханов килделәр. Алар юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов исеменнән котладылар.

Петр Кузнецов 1930 елның 14 июнендә Лаеш районының Екатериновка авылында крестьян гаиләсендә туа. Смолдеярово мәктәбенең өч сыйныфын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы елларында Лаеш шәһәрендә урман кисүдә эшли, Кама елгасын киңәйтүдә хезмәт куя.

Сугыш беткәннән соң, 1946 елдан Каганович исемендәге колхозда төрле эшләр башкара башлый. 1957 елдан 25 Октябрь исемендәге совхозда эшли. 1965 елдан алып пенсиягә чыкканчыга кадәр «Россия» совхозында терлекче була. Гомуми хезмәт стажы 40 елдан артык.

Хезмәттәге казанышлары өчен Петр Кузнецов юбилей медальләре, күпсанлы мактау грамоталары белән бүләкләнә, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була. Петр Алексеевич өч бала тәрбияләп үстерә. Оныкларын һәм оныкчыкларын күрергә һәрвакыт шат. Ә алар аз түгел: алты оныгы, ун оныкчыгы һәм ике оныкчыгының баласы бар. Петр Алексеевичның зур гаиләсе бик тату һәм бердәм.

 


Нет комментариев