”Изге эшләр айлыгы” кысаларында “Согласие” иминият компаниясе хезмәткәрләре “Зөләйха күзләрен ача” сериалын төшергән “Семрук” туристлык зонасын саклауга үз өлешләрен керттеләр.
Соңгы ике елда Семрук лаешлыларның гына түгел, бар республика халкының яраткан ял итү урынына әйләнде. Куйбышев сусаклагычының биек ярына урнашкан Татарстанда иң зур декорацияләр кешеләрне бик тә җәлеп итә. Мондый шартларда мәдәни-туристик мирас объектын аеруча саклау мөһим.
“Согласие” иминият компаниясендә Семрукны саклау буенча инициативаны үз кулларына алдылар. Татарстан Республикасы филиалы хезмәткәрләре “ Изге эшләр айлыгы” хәйрия акциясе кысаларында директор Альберт Наил улы Ишбулатов һәм аның урынбасары Ирина Александровна Теплякова җитәкчелегендә төшерү мәйданчыгы территориясен төзекләндерү белән шөгыльләнделәр.
Эш вакытында компания хезмәткәрләре белән сөйләшеп алдык. Лаеш шәһәре агентлыгы җитәкчесе Ольга Александровна Клюева сүзләре буенча, агач корылмалар дым һәм кояш нурлары тәэсиренә дучар булалар. Агачны карап тормасаң корылмалар тиз сафтан чыгалар һәм ял итүчеләр сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркынычка әйләнәләр.Туристик объектны саклау турында хәзердән үк кайгырту һәм аның торышын күзәтү зарур.
Кино декорацияләрен баштагы хәлдә саклау өчен “Согласие” иминият компаниясе хезмәткәрләре агач корылмаларны махсус саклагыч сыеклык белән эшкәрттеләр. Ул агачны дым һәм кояш нурлары тәэсиреннән саклый, материал структурасына үтеп керә, шулай ук корылманың рәвешен саклый.
“Согласие” хезмәткәрләрен мәдәни-туристик мирас объектын саклау гына түгел, ә бәлки Кама ярларының экологик торышы да башлый. Сер түгел, ял итүчеләр үзләреннән соң күп чүп-чар калдыралар. Иминият компаниясе вәкилләре Семрук территориясендә экологик акция үткәрделәр, берничә капчык чүп җыйдылар, табигатькә җаваплы мөнәсәбәтне үз үрнәкләрендә күрсәттеләр.
“Изге эшләр айлыгы” тәмамланып килә, әмма “Согласие”дә моның белән тукталырга теләмиләр. Иминият компаниясендә гомуми иминлеккә юнәлтелгән башка изге эшләр дә планлаштыралар.
“Согласие” иминият компаниясе – ышаныч ризалашуга китерә. Лаеш шәһәрендәге офис адресы: Совет урамы, 4 йорт. Тел 8(843) 598-32-34, өстәмә 2.
Реклама хокукында.
Нет комментариев