Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Эзтабарлар бабамның медальонын тапты

Без бергәләп парадка чыга алмадык. Әмма без бергә.

Безне Ватаныбыз - Советлар Союзын саклаган әтиләребез, бабаларыбыз һәм карт бабаларыбыз турындагы хәтер берләштерә.

Г.Р.Державин исемендәге Сокуры урта мәктәбе укучысы Васил Гайнуллин үзенең карт бабасы турында сөйли.

Ольга Исаева

Фото Гайнуллиннар гаиләсе архивыннан.

Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан мин әтидән сугыш турында нәрсә белүен, ата-бабаларыбызның немец фашистлары белән дәһшәтле канкойгыч сугышта катнашу-катнашмаулары турында сорарга булдым. Моңа җавап итеп әтием миңа ерак 1902 елда Оренбург шәһәрендә туган карт бабам Хәсән Дәмин улы Гайнуллинның тарихын сөйләп бирде.

Аны 1941 елның 17 сентябрендә Кызыл Армиягә алалар. Ул Смоленск янында рядовой званиесендә сугыша. 1943 елның июнендә хәбәрсез югала. Күп еллар узгач, әти, бабасы язмышы белән кызыксынып, аның турында мәгълүмат җыя башлый. Һәм ачыкланганча, бабамның һәлак булган урынын һәм аның медальонын 2005 елда эзтабарлар отрядлары Смоленск өлкәсендә тапканнар булып чыга. Минем бабам Ватанны, үз гаиләсен яклап, безнең баш өстендәге чиста күк йөзе һәм якты киләчәк өчен көрәшеп, батырларча һәлак булган. Мин аның фамилиясен горурлык белән йөртәм.

Хәтерлибез! Горурланабыз! Хөрмәт итәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев