Халык санын алу анкеталары аноним
Россия тарихында уникенче тапкыр халык санын алу принципиаль төстә яңа цифрлы форматта узачак.
Беренче тапкыр гражданнар «Дәүләт хезмәтләре» порталында онлайн-анкеталарны мөстәкыйль тутыра алачаклар.
|
Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның 1 октябреннән 31енә кадәр дәвам итәчәк. |
Сан алу-2020 - 2019-2020 елларда глобаль Бөтендөнья халык санын алу һәм торак фонды программасының бер өлеше булып тора. Төп игътибар яңа технологияләр куллануга биреләчәк:
-Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында ил гражданнары тарафыннан электрон исәпкә алу кәгазьләрен мөстәкыйль рәвештә тутыру,
- сан алуны МФЦда үтү мөмкинлеге,
- исәпкә алучылар кәгазь бланклар урынына планшетлар кулланачаклар.
Росстат мәгълүматларына караганда, цифрлы технологияләр мәгълүматларны ышанычлы яклауны тәэмин итәчәк һәм халык санын алуны уңайлырак итәчәк, ә җыела торган мәгълүматның сыйфаты сизелерлек артачак.
Шуны билгеләп үтү мөһим, анкеталар аноним – исем-фамилияләр күрсәтелми. Моннан тыш, барлык битләр дә сораштырылучылар сүзләреннән тутырыла һәм документаль раслауны таләп итми. Керем күләме турында да сораулар булмаячак.
ТР Лаеш муниципаль районында яшәүчеләрне анда актив катнашырга чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев