Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
яңалыклар

Лаеш районында Кызыл китапка кертелгән балык сату фактлары ачыкланды

Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Уылдык чәчү» операциясе кысаларында Лаеш һәм Балык Бистәсе районнарының сәүдә нокталарына рейд үткәрделәр.

Рейдлар барышында чөгә балыгын сату фактлары теркәлгән. Хокук бозучыларга карата ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.1 маддәсе буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде. Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм юкка чыгу куркынычы яный торган хайван яисә үсемлек төрләрен юкка чыгарган өчен хокук бозучыларга зур штраф яный. Аның суммасы вазыйфаи затларга 10 меңнән 15 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 100 меңнән 200 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Фото: ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында Кызыл китапка кертелгән балык сату фактлары  ачыкланды